Иннополис Университетының мәгариф грантларын алуга конкурс игълан ителде

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2016 елда Иннополис Университетында укуга 300дән артык грант биреләчәк. Грант барлык мәгариф программасы барышындагы укуның хакын каплый.

Грант алуга конкурс ике этаптан тора: читтән торып (гаризалар бирү һәм онлайн рәвештә анкета тутыру) һәм турыдан-туры сайлап алу (тест биремнәре, вузның профессорлары белән сөйләшү).

2016 елгы сайлап алу әлеге Россия вузында дүртенче булачак. Узган елгы чыгарыш вәкилләре Университетның фәнни-тикшеренү лабораторияләрендә, Иннополисның компания-резидентларында һәм алдынга ИТ-компанияләрдә эшли.

 

Сайлап алу комиссиясе:

+7 (843) 203-92-53 (доб.191)

admissions@innopolis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International