Беренче балалар өчен технопарк ачылышы турында Яр Чаллыда сөйләштеләр

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең IT –паркында булачак технопарк педагоглары белән киңәшмә узды.

Сәламләү сүзләре белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгы ясады.

Киңәшмәдә ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова, Яр Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Халимов катнаштылар.

Киңәшмә  кысаларында мәктәп укучыларын җәлеп итү һәм мәгариф программасы турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, беренче балалар өчен технопарк Яр Чаллы шәһәрендә ачылырга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International