2015 елның 23 ноябреннән 29 ноябренә кадәр аралыкта “112” номеры аша 47 576 шалтырату кабул ителгән, аларның 54,8% ялган шалтыру булган.
Бу чорда 24869 һәлакәт карточкасы формалаштырылган, 53 процент очракта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы катнашуы таләп ителгән, 34 процент очракта – ТР Эчке эшләр министрлыгы линиясе хезмәтләре ярдәме, 13 процентта – ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме.