Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында тармак оешмаларының керем буенча салым түләүләре сораулары буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәдә 2015 елның 9 ае эчендә тармак оешмалары эшчәнлеге каралды. Шулай ук киңәшмә вакытында оешмаларының финанс хәлен яктырту буенча киңәшләр әйтелде. Киңәшмә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров җитәкчелегендә үткәрелде. Шулай ук ТР финанс министрлыгы һәм ТР икътисад министрлыгы вәкилләре дә катнашты.