Бүген IT-паркта Идел буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә төп вакыйгаларның берсе - дөньякүләм стартап яңалыклары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм "Kazan Startap Weekend 2015" IT-эшләнмәләрен кертү чаралары сериясен рәсми ачу тантанасы булды. Ул технопарк тарафыннан икенче ел рәттән үткәрелә.
Бу юлы "Kazan Startap Weekend"ка IT вәкилләре генә түгел, икътисад тармагы хезмәткәрләре дә чакырылган. Узган ел белән чагыштырганда, чаралар дәвамлылыгы бер атнадан 3 көнгә кадәр кыскартылган.
“Бирегә IT белән бәйле булмаган бизнес вәкилләре күп җыелды, әмма алар - безнең индустриаль партнерлар. Мисал өчен, IT һәм медицина, IT һәм финанс өлкә, IT һәм мәгариф. Без тармакларны бергә җыеп, аларның нәтиҗәлелеген яңа дәрәҗәгә чыгарырга тырышабыз. Бу чараларның башлангыч этабы, без хезмәттәшләргә бизнесның андый моделе эшләвен күрсәтергә телибез”, - диде IT-парк директоры Антон Грачев.
Мастер-классларда компания менеджерлары, бизнес-тренерлар, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә экспертлар чыгыш ясады. Чараның махсус кунагы еллык әйләнеше уннарча миллиард доллар булган "Qualcomm" эре корпорациянең вице-президенты Джордж Виттен. Бүген ул яңа компанияләр өчен патент стратегиясе турында сөйләде, ул шулай ук бизнесның IT-проблемаларын хәл итү буенча турнир үткәрә. Иң яхшы идеяне эшләп бетерүгә, бәлки чынга ашыруга да акча биреләчәк.
"Kazan Startap Weekend" кысаларында, әлбәттә, стартаплар презентациясе төп чара булачак. Быел сайлап алу сынавын 25 бизнес-идея узды. Аларның күпмесе финанс ярдәм алачагы билгеле түгел. Шулай ук инвестицияләр күләме 500 мең доллар да, берничә тапкыр күбрәк тә булырга мөмкин. Антон Грачев бу грантларны әзләп тапшыру түгел, быел килешүләр күләме миллион доллардан артырга мөмкин, дип ассызыклады. Эшмәкәрләргә ярдәм итәргә 40 инвестицион фонд теләк белдергән.
Рәсми ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. Ул яшь эшмәкәрләргә уңышлар теләде. “Сезгә бәхет елмайды. Сез актив тормыш позициясенә ия, сез бу юлны дәвам итәрсез, ә кыенлыклар сезне ныгытыр дип өметләнәм. Без төрле илләрдә иннновацион икътисадның экосистемасы ничек үсеш алуын күрәбез. Россия бу чорга берникадәр соңарып килде, шуңа күрә безгә күп эш башкарырга кирәк”, - диде Роман Шәйхетдинов.
Ул шулай ук бүгенге чарада катнашучыларны Иннополиска чакырды, анда IT-компанияләр өчен махсус икътисади зона булдырылган.
"Kazan Startap Weekend" та Воронеж, Екатеринбург, Чабаксар, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Ижевск, Сарытау, Архангельск өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Ярославль, Чиләбе һәм Уфадан барлыгы 1100 кеше теркәлде. Казанга шулай ук Франция, Испания һәм Бөекбританиядән дә килделәр.