Кузнецова Р.В. дәүләт бүләге тапшыру турында

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Ромн Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш үткәрде. Тантаналы рәвештә Роман Шәйхетдинов “Татарстан почтасы” УФПС – “Россия Почтасы” ФГУП филиалы директоры Кузнецова Регина Викторовнага “Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исемен бирү турында белдерде.

Регина Викторовна почта элемтәсе оешмаларында 30 елдан артык эшли. 2009 елдан “Татарстан Почтасы” – “Россия Почтасы” филиалы җитәкчесе булып эшли.

Аның җитәкчелегендә “Татарстан почтасы” оешмасы тарафыннан ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 2014 елның июленнән газета-журналларга электрон рәвештә язылу хезмәте булдырылды.

Регина Викторовнаны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International