“Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар оешмасының электрон мәгариф бүлегенең бша белгече Тамара Торовага ТР Премьер-министры И.Ш.Халиковтан рәхмәт хаты тапшырдылар.
Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин Тамара Торованы югары һөнәри белеме, җаваплыгы өчен билгеләп узды. Ул ТР Хөкүмәте исеменнән Тамара Торовага нәтиҗәле эшчәнлеге һәм ТР территориясендә “Интернет-долголетие” проектын ашыруга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырды.