2015 елның «Тере тел – тере милләт!» грантлар алуга республикакүләм бәйгесе игълан ителде

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм “Татмедиа” республикакүләм агентлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасында дәүләт телләре саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында 2015 елның 24 ноябреннән 25 декабренә кадәр «Тере тел – тере милләт!» республикакүләм конкурсы үткәрелә.

Конкурска гаризалар кабул итү tel.tatar.ru сайты аша 24 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр башкарыла.

Гаризалар ике номинация буенча кабул ителә: “Иң яхшы Интернет-проект” һәм “ММЧда иң яхшы яктырту”.

Барлык бирелә торган грантлар хакы 500 мең сум тәшкил итә.

Конкурс турында тулырак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International