Роман Шәйхетдинов тармак оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Ромн Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. 

Киңәшмә башында Роман Шәйхетдинов тармакның яңа кешеләрен тәкъдим итте: Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин һәм “Федераль почта хезмәте” ААҖ директоры Аркадий Можейко.

Тантаналы рәвештә Роман Шәйхетдинов “Татарстан почтасы” УФПС – “Россия Почтасы” ФГУП филиалы директоры Кузнецова Регина Викторовнага “Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исемен бирү турында белдерде.

2015 елның 9 ае эчендә тармак оешмалары 32 млрд.400 млн сум валовый керем алган. Тамаркта уртача хезмәт хакы 29 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International