Россия Федерациясенең Хөкүмәте ТР элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән эшләнелгән Россиядә программ тәэмин итү өчен дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу тәртибен раслады. Тәртип үз чиратында чит ил программ тәэмин итүләренә чикләүләр кертә.
Шулай итеп, 2015 елның 16 ноябрендә кабул ителгән 1236нчы номерлык РФ Хөкүмәте карары буенча дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга Россия программ тәэмин итүләре генә кертелә, функциональ, техник һәм эксплуатацион характеристикалар тарфыннан башка тәүмин итү тәртибе куелмаган очракта.