Су спорт төрләре буенча 16нчы Чемпионат объектларында керү һәм билет контрольләү буенча уникаль система эшли

2015 елның 7 августы, җомга

Татарстанда 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр Су спорт төрләре буенча Чемпионат спорт яратучылары, чит ил кунаклары һәм җанатарлар игътибарып җәлеп итә. Сопртчылар ярышларын карар өчен һәр көнне 27 меңләп тамашачы килә, ә чараларга сатылган билетлар саны 200 меңнән арта.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы проекты буенча Универсиадага эшләнелгән аккредитацияләнгән кешеләр өчен керү контроле уникаль системасы су спорт төрләре буенча 16нчы Чемпионат объектларында да актив кулланыла.

ФИНА таләпләре һәм Чемпионат спецификасы буенча “Инфоматика” компаниясе керү системасын һәм аккредитацион терминалларны модернизацияләде. Әлеге вакытта Чемпионатның 13 объектында 82 терминал эшкә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International