Татарстан Республикасы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына бүген яңа 17 категория өстәлде. Алар барысы да “Коррупция” юнәлеше белән бәйле. Әлеге категориянең модераторы Татарстан Республикасының министрлыклары һәм ведомстволары. Алар коррупция чагылышы тапкан өлкә белән бәйле. Мәсәлән, өстәмә балалар мәгарифе оешмалары өлкәләре сорауларын ТР мәгариф һәм фән министрлыгы карый.
Әлеге категориягә гаризә бирер өчен гражданин ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә тиеш. Аннары үз аккаунтын ЕСИА системасына тоташтырырыга тиеш.
Әлеге категория буенча “Торак-коммуналь хезмәтләр” категориясе гаризаләре ачык, калган категория буенча алар башка кулланучыларга күрсәтелми.