Роман Шәйхетдинов Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашты

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу "Татмедиа" республика агентлыгында аның җитәкчесе Айрат Зарипов катнашында оештырылган иде һәм республика халкы арасында массакүләм мәгълүмат чаралары аша электрон хезмәтләрне популярлаштыру мәсьәләләренә багышланды.

РФ Президенты Владимир Путинның "май указы" нигезендә, 2018 елга дәүләт хезмәтләренең 70 процентын электрон рәвештә күрсәтергә кирәк. Искәртеп узабыз: Татарстанның uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталы 2009 елда эшләтеп җибәрелде һәм шул дәвердән бирле халыка күрсәтелгән электрон хезмәтләр саны 2010 елгы 700 меңнән 2014 елга 32,7 млн га артты. Быел татарстанлыларга 40 млн га якын электрон хезмәт күрсәтелер дип көтелә.

Роман Шәйхетдинов "Татмедиа" җитәкчеләренә әйдәп баручы ММЧ вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

"Сез кешеләр алдында Татарстан Республикасы образын формалаштырасыз. Без республика халкының электрон хезмәтләр буенча нинди мөмкинлекләре булу хакында сөйләргә теләр идек, - дип мөрәҗәгать итте ул киңәшмәдә катнашучыларга. -  Бездә 222 хезмәт электрон рәвешкә күчерелде, алардан uslugi.tatarstan.ru порталында файдаланырга була, әмма бөтен кеше дә порталның һәм "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасының бөтен мөмкинлекләре хакында белми".

Дәүләт хезмәтләре порталында республиканың 1,3 млн кешесенең шәхси кабинеты бар. Роман Шәйхетдинов бәяләгәнчә, порталның аудиториясе - якынча  Татарстан халкының яртысы. 

Министр кыскача беренче ярты еллык нәтиҗәләре һәм алдагы көннәргә планнар турында сөйләп узды. Аның сүзләренчә, күрсәтелгән электрон хезмәтләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 76 процентка арткан, ә портал аша түләнгән акчалар суммасы 88 процентка күбәйгән.

Аның сүзләренчә, ТР дәүләт хезмәтләре порталының яңа версиясе эшләнә, анда 10 аеруча популяр электрон хезмәт тупланачак. Яңа порталның бета-версиясе тест режимында 2014 елдан бирле эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International