Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре Казахстанда информатика буенча 27нче Халыкара Олимпиада катнашачак

2015 елның 24 июле, җомга

26 июльдән 2 августка кадәр Казахстанның Алмата шәһәрендә информатика буенча 27нче Халыкара Олимпиада (International Olympiad in informatics) узачак. Ярышларда дөньяның 84 иленнән 324 катнашучы булачак.

Чара аль-Фараби исемендәге Казах милли университетында узачак. Россия дә үзенең командасы белән катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, киләсе елга 28нче Халыкара Олимпиада Татарстанда узачак. Олимпиадага әзерләнү тәҗрибәсен өйрәнү буенча чарада Татарстан Республикасы делегациясе катнаша. Алар арасында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР мәгәриф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан чарада “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International