«IT-Чемпион-2015» бәйгесенең икенче этабыннан яңа үзгәрешләр турында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре виде-конференциядә сөйләде. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР муниципаль мәгариф оешмалары катнашты.
Төп үзгәрешләр бәйге популярлаштыруга юнәлтелгән. Шулай итеп айбер түләүләр өчен баллар күбрәк өстәләчәк. Бәйгедә балларны бүләкләргә алыштыруга хисапланган бүләкләр саны һәм төрләре артачак.
31 июльдә Татарстанда “IT-Чемпион” бәйгесенең беренче этабы тәмамлана. Конкурсның җиңүчеләре бәйгедә катнашкан 39 меңнән артык укучы арасыннан сайлап алыначак.
Соңгы ике елда Татарстанда “IT-чемпион” бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Бу конкурс республикада гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылу алды. Республикада белем алучы укучыларның хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм күрсәтүе федераль дәрәҗәдәге түрәләрне дә шаккаттыра. “IT-чемпион” конкурсы исә яңадан-яңа үрләр яулый...
Район укучылары аеруча актив
Хәтерләсәгез, беренче тапкыр әлеге бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган иде. Ул укучылар арасында шулкадәр тиз популярлашты ки, республика җитәкчелеге аны тагын оештыру карарын кабул итте. 2015 елда конкурска өченче ел рәттән старт бирелде.
«IT-чемпион-2015” бәйгесенең беренче этабында Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан. Аларның барысы да 1-11 сыйныф укучылары. Аеруча күп балл җыйган районнарга килгәндә, Аксубай, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнары укучыларын билгеләп үтеп була. Балл җыю әллә ни катлаулы түгел: халыкны, бигрәк тә өлкән буын вәкилләрен, Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан кулланырга өйрәтү кирәк.
Бәйгедә шәһәр балаларына караганда, авыл укучыларының активрак катнашуы аңлашыла. Чөнки дәүләт порталын, беренче чиратта, нәкъ менә район һәм авыл җирлекләрендә популярлаштыру мөһим. Алар төрле хезмәтләрне өйдән чыкмый гына, район үзәгенә йөрми генә башкаруга мохтаҗ.
Үзгәрешләр нинди?
“IT-чемпион” бәйгесенең беренче этабы тәмамлануга, ягъни 1 август көнне бу чараның икенче этабына старт биреләчәк. Шунысы мөһим: башка конкурслар белән чагыштырганда ул бераз үзгәрешләр кичерәчәк.
- Әлеге бәйгене үткәрү кагыйдәләренә яңалыклар кертүнең максаты – конкурсны укучылар арасында тагын да популярлаштыру. Мәсәлән, призларның саны һәм төре үзгәрә. “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүчеләр заманча смартфон белән бүләкләнәчәк. Балларын бүләккә алыштырырга теләүче укучыларга бирелә торган бүләкләр күләме дә арттырыла, - дип белдерәләр Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында.
Тагын бер үзгәреш кайсыбер төр дәүләт хезмәтләре өчен баллар күләмен арттыру белән бәйле. Мәсәлән, торак-коммуналь тәүләүләр башкарган өчен укучыларга баллар күбрәк саналачак. Бәйгегә нәтиҗәне 30 ноябрьдән соң ясарга уйлыйлар.