Ата-аналар sms урынына push-хәбәрләр ярдәмендә балаларының билгеләре турында белә алачак

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Р Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан мәктәп укучыларының яңа билгеләре турында SMS-хәбәрләр җибәрүне 30 мартта туктату карары кабул ителгән, бу исә элемтә операторлары тарифларының кыйммәтләнүе белән бәйле.

SMS-хәбәрләр ТР бюджеты ярдәмендә эшләнелде, ә ата-аналар өчен алар бушлай булды, диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә. SMS–хәбәрләргә алмаш вариант буларак ата-аналарга push-хәбәрләргә язылу сервисы тәкъдим ителә: ТРның uslugi.tatarstan.ru Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында push-белдерүләргә язылу сервисы эшли һәм ул “Услуги РТ” мобиль кушымтасына язылган кешеләргә уңай. Моның өчен мәктәп укучысының ата-анасына порталда теркәлеп, “Электронное образование” системасы логин һәм паролен шәхси кабинетта сакларга кирәк була.

Push-хәбәрләргә язылу процедурасы һәм билгеләрне карау мөмкинлеге сервисы турындагы тулырак мәгълүмат инструкциядә күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International