Чәршәмбе ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ТР социаль яклау буенча территориаль органнары белән видеоконференция үтте. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы вәкилләре дә катнашты.
Конференция кысаларында “Татарстан Республикасында халыкның социаль регистры” мәгълүмати системасында эшләү турында сөйләштеләр.