15 март көнне Татарстан башкаласында студентлар һәм мәктәп укучыларының программалаштыру буенча XV ачык команда турниры төгәлләнде. Финалда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Екатеринбург, Ижевск, Петрозаводск, Түбән Новгород, Новосибирск һәм башка шәһәрләреннән, шулай ук Сербия һәм Болгариядән килгән 45 команда катнашты. Мәктәп командалары арасында беренче урынны Мытищи шәһәреннән килгән программистлар мәктәп командасы, икенче урынны КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 2нче командасы яулады, өченче урынга исә шул ук лицейның 1нче командасы лаек булды.
Студентлар арасында иң яхшы дип Санкт-Петербургның Мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты командасы табылды. “Көмеш” һәм “бронза”ны исә Мәскәү дәүләт университеты һәм Урал федераль университеты студентлары командалары яулады. Татарстан студентлары арасында иң күп чишелгән мәсьәләләр – Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары исәбендә (Рәмис Ямилов, Владимир Бутин, Динар Гайнетдинов). Республиканың иң яхшы мәктәп командасы дип КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 2нче командасы табылды. Турнир финалында, гадәттәгечә, ТР Президентының 50 мең сум күләмендәге премиясе белән Татарстанның иң яхшы командалары бүләкләнде.
Искәртеп үтәбез: бәйгене Татарстанның әйдәп баручы ИТ-компанияләренең берсе булган “ICL-КПО ВС”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ белән берлектә уздырды.