Иннополис Университетының мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча Олимпиадага теркәү бара

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Иннополис Университеты 8-11 класс мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча Олимпиадага теркәү игълан итә.

Олимпиада ике этапта булачак: читтән торып һәм ачык этап. Читтән торып катнашу этабы 22 мартта узачак. Катнашыр өчен  www.olymp.innopolis.ru сайтында теркәлергә кирәк. Иң күп баллар җыючы мәктәп укучылары Олимпиаданың ачык этабына чакырылачак.

Ачык этап 18-19 апрель көннәрендә Иннополиста узачак. Олимпиада җиңүче 11 сыйныф укучылары ИТ-югары уку йортына экзаменсыз керү мөмкинлеге ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International