Казанда студентлар һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча XV республикакүләм турнир узачак

2015 елның 13 марты, җомга

14-15 мартта Казанда студентлар һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча XV республикакүләм турнир узачак.

Искәртеп үтәбез: бәйгене Татарстанның әйдәп баручы ИТ-компанияләренең берсе булган “ICL-КПО ВС”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ белән берлектә уздыра.

Турнир 14 мартта сәгать 10.00 башланачак. Ачылу чарасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International