12 мартта Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары А.С. Цыденов интеллектуаль транспорт чаралары буенча эксперт советның утырышын үткәрде. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер да катнашты.
Утырышта интеллектуаль транспорт системаларын үстерү өчен норматив базаны яхшырту, техник комитет, 2015 елда Россиядә үткәреләчәк интеллектуаль транспорт чаралары буенча конгресс үткәрү турында сөйләштеләр.