2015 елда Казанда пенсионерлар арасында компьютер технологияләре буенча россиякүләм чемпионатның V финал этабы узачак.
Чемпионат 23-25 август көннәрен узачак, катнашучылар Универсиада авылчыгында яшәячәк, чараның ачылу һәм ябылу тантаналары Халыкара мәгълүмати үзәктә үткәреләчәк, ә ярышлар Казан ИТ-паркында узачак.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы барлык теләүче Татарстан пенсионерлары чемпионатның сайлап алу турын оештырды.
3 март сәгать 12.00 “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасында “Конкурслар” бүлегендә интернет-турның биремнәре бастырылды. Дистанцион интернет-турда 30 пенсионер катнашты.
Интернет-тур нәтиҗәсе буенча 7 пенсионер сайланып алынды. Алар региональ чемпионат җиңүчеләр белән беррәттән март аенда “Байтик” компьютер лагерендә 10 көнлек укытуда катнашачак. Лагерьдә яшәү, ашату, укыту пенсионерлар өчен бушлай булачак. Укыту нәтиҗәләре буенча ярышлар үткәрелеп, 2 вәкил сайланып алыначак. Алар августта Татарстан Республикасы исеменнән чемпионатта катнашачак.