Кострома өлкәсе губернаторына Татарстанның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләделәр
2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстанга ике көнлек эш визиты белән Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар каршы алды.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситниковка ИТ-парк буенча экскурсия үткәрде.