Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов «Байтик» компьютер лагеренда булды. Ул укучыларны «IT-jump» проектында катнашырга әзерләү программасы һәм IT-сыйныф укучыларының эшләре белән танышты. Хәзер алар SAS-программалаштыруга өйрәнә.
Очрашуда ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова, «Байтик» компьютер лагере директоры Лариса Бикмуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Министр укучыларны IT-технологияләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән проектларда Казанның IT-паркының уңышлы катнашуын белдерде һәм педагогларның IT-өлкәсендә квалификацияләрен күтәрүдә лагерь мөмкинлекләреннән файдалану белән кызыксынды