.tatar доменлы исемнәрен премиаль теркәү башланды

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Кичә .tatar доменлы исемнәрен премиаль теркәү башланды. Анда һәркем катнаша ала һәм кемнең беренчеләрдән булып иң җәлеп итүчән доменлы исемнәрне теркәргә теләве белән кызыклы булачак.

Премиаль теркәү берничә этапта узачак, аларның һәрберсендә теркәү бәясе ике тапкыр төшәчәк. Беренче этап 3-9 февральдә уза, 2 этап – 13-19февраль, 3 этап – 25 февраль- 3 март, 4 этап - 10-16 март.

Премиаль теркәү этабында .tatar доменлы исемнәренә заявкалар теркәү тәмамлангач та каралачак. Әгәр бер домен исемгә берничә заявка булса, гариза бирүчеләр арасында .tatar доменлы исемнәр реестры операторы куйган кагыйдәләр буенча ачык аукцион үткәреләчәк.

Искәртеп узабыз: ачык теркәү башланганчы (23 март), TMCH та теркәлгән товар билгеләре хуҗалары заявкалары буенча  "Affected Names" исемлегенә кертелгән .tatar доменында эксклюзив теркәү узачак.

.tatar доменын теркәү этаплары турындагы төгәлрәк мәгълүматны теркәү сайтыннан белергә була.

Доменлы исемне теркәү өчен аккредитацияләнгән теркәүчеләргә мөрәҗәгать итәү яки теркәү сайтыннан заявка бирү зарур.

23 марттан башлап, .tatar доменында доменлы исемне билгеле бәядән һәр теләүче терки ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International