Дәүләт порталында түләүләрне комиссиясез башкарып була

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында комиссияләрне киметү юнәлешендә эшчәнлек алып барыла. Бер төркем кулланучылар инде 1 февральдән барлык хезмәтләр өчен түләүләрне, гомумән, комиссиясез башкара ала.

Дәүләт хезмәтләре порталының уңайлыгын бик күпләр тойды инде. Өйдән дә чыкмыйча табибка язылу, бакчага чиратка басу, штрафларны һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тормышны бик тә җиңеләйтә бит. Әлбәттә, мондый мөмкинлекләрдән файдаланучыларның исәбе дә елдан-ел арта бара. Күрсәтелгән хезмәтләр даирәсен киңәйтү буенча да эшләр даими башкарыла. Хәзерге вакытта порталда 201 электрон сервис кертелгән.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре белән эш итүчеләрнең 40 проценты «Сбербанк» карталарын куллана, 20 процент - “Ак Барс “ банк карталарына ия кешеләр, калган 40 процент башка банклар арасында бүленә.

1 декабрьдән Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм мобиль кушымталар аша түләгәндә 10 сум күләмендә алынган минималь комиссия юк ителде. 1 февральдән исә “Ак Барс” банк карталары ияләре барлык хезмәтләрне дә комиссия түләмичә башкара ала.  Әмма бу эшнең башы гына, алга таба башка банклар да үз карталарын кулланучыларга мондый мөмкинлекләр ачар дип көтелә.

Хәзерге вакытта “Ак Барс” банк карталары булмыйча, башка банк хезмәтләреннән файдаланган кешеләр дә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түли ала. Әмма моның өчен идарәче компания түләүләрне комиссиясез башкару турында килешү төзергә тиеш. Дәүләт хезмәтләре порталының “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү” бүлегендә мондый килешү имзалаган идарәче компанияләрнең исемлеге дә урнаштырылган инде. Бүгенге көндә бу әле, нигездә, район ТКХ оешмалары. Әмма 1 мартка кадәр республикабызның Казан, Чаллы, Яшел Үзән кебек иң эре шәһәрләрдә яшәүчеләр дә түләүләрен комиссиясез башкара алыр дип көтелә.

- Бүгенге көндә 1 миллион 270 мең шәхси хисапларның 600 меңе буенча килешүләр төзелгән инде. Бу “Ак барс” банк картасына ия булмаганнарның яртысы да торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түли ала дигәнне аңлата, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында.

Шулай ук “Ак Барс” банк карталары ияләреннән генә түгел, башка банк карталарыннан файдаланучылардан да барлык хезмәтләр өчен комиссия түләтмәү мәсьәләсе карала. Беренче чиратта, “Сбербанк” белән сөйләшүләр алып барыла. Тиздән бу мәсьәлә дә уңай хәл ителер дип ышаныч белдерде министр.

Узган елда татарстанлыларга 32 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. 2013 ел белән чагыштырганда бу 21 процентка арту дигән сүз. Портал һәм мобиль кушымта аша түләнгән сумма исә 50 процентка күбрәк - 3 миллионга җиткән. Ел саен торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон рәвештә түләүчеләр икеләтә арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International