Хөрмәтле журналистар!
Сишәмбе, 3 декабрь, сәгать 10.00 ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль Порталында комиссиясез түләүләргә багышланган брифинг узачак. Брифингда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ак Барс” Банкының идарә рәисе Роберт Миннегалиев катнашачак.