Казанда пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT–олимпиада уздырылачак

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

Казанда пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT-олимпиада уздырылачак. Бу хакта кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, Россия Пенсионерлар берлеге рәисе Валерий Рязанский белән очрашуы барышында сүз алып барылды.

Валерий Рязанский ассызыклап үткәнчә, мондый бәйгеләр өлкән буынны бик тиз үзгәрә торган тормышка, яңа технологияләргә яраклаштыру максатыннан оештырыла. “Моннан 5-7 ел элек шундый чара уздырырга дигән тәкъдим белән чыккач, пенсионерлар өчен эшлекле бер уен гына булып тоелган әйбер дәүләт сәясәтенең бер өлешенә әйләнер дип уйланылмаган да иде”, - диде ул.

Россия Пенсионерлар берлеге рәисе хәбәр иткәнчә, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, илдә барлыгы 234 меңнән артык пенсионер компьютерда эшләргә өйрәтелгән. Аларның күпчелеге Татарстанда яши. 2007 елдан алып, республиканың Өченче яшь университетында гына да 16 меңнән артык кеше компьютер серләренә төшенгән. 2012 елдан алып исә “Компьютер буенча грамоталылык” курсы кысаларында 20,8 мең кеше укып чыккан.

“Татарстанда бу эш бик актив алып барыла. Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләрендә дә пенсионерлар компьютердан файдаланырга өйрәтү курсларына йөри. Авыл җирлекләренә килеп төшәсең, ә анда пенсионерлар электрон терминаллардан файдалана, андый җайланмалар халыкка хезмәт күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләрдә урнаштырылган”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин әңгәмә барышында.

Пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT-олимпиаданы август ахырында уздыру планлаштырыла. Аңа кадәр бөтен ил буйлап сайлап алу турлары оештырылачак. Финалга 150ләп кеше сайлап алу ниятләнә.

Чарада ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Россия пенсионерлары берлегенең иҗтимагый проектлар буенча координаторы Владимир Клоницкий, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International