Беренче чираттагы Татарстанда ИТ-шәһәр Иннополис төзү инвестицияләре 23 млрд сумнан артты, дип хәбәр итте журналистларга ТР мәүлүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Аның сүзләренчә, финанслау 4 яктан бара: шул исәптән Россия Федерациясе бюджетыннан аерым икътисади зона булдыруга (15 млрд сум), ААҖ “Иннополис” (шәһәр төзү җоператоры, 4,7 млрд сум), шулай ук Татарстан Президенты алдындагы дәүләт торак фонды – 3 млрд тирәсе һәм шәхси инвесторлар (300 млн сум).