Барлык техникум һәм колледжлар педагоглары электрон ведомость һәм зачем кенәгәсе алып барачак

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бүген Сарманда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән оештырылган урта һөнәри оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә һөнәри колледж һәм училище эшчәнлеге турында сөйләштеләр, киләсе елга үсеш перспективасын билгеләделәр. Киңәшмәдә катнашучылар алдында ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова да чыгыш ясады. Ул урта профессиональ мәгариф өчен “ТР электрон мәгариф” мәгълүмати системасы функционалы турында сөйләде.

Бу сессиядә 5 урта профессиональ мәгариф электрон зачет кенәгәсе алып барачак. Киләчәктә барлык урта һөнәри оешмалары “ТР Электрон мәгариф” системада эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International