Республика яшәүчеләре актив рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Портагы аша ЗАГС хезмәтләрен куллана.
2014 елның 11 ае эчендә Портал аша ЗАГС хезмәтен алуга 117 мең гаризә килгән.
Алар арасында иң популяры – “Кабаттан таныклык бирү” – 59 137 гаризә. Өйләнешүне теркәү буенча 27 933 гаризә һәм “Бала тууын теркәү”гә 13 029 гаризә килгән. Калган 17 713 гаризә аерылу һәм үлем фактларын теркәү белән бәйле.