Кичә Удмуртия Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә Агентлыгы делегациясе җитәкчесе Андрей Прокошев башлыгында казан ИТ-паркында һәм Иннополиста булды.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлары урынбасарлары Анатолий Геллер һәм Тимур Зәрипов, шулай “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова белән очрашу узды. Делегация вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы һәм “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” мәгълүмати системасы турында сөйләделәр.
Шулай ук, Удмуртия делегациясе Татарстанга эш сәфәре кысаларында Иннополис Университеты вәкилләре белән очрашты һәм Иннополис шәһәре төзелеше белән танышты.