Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Словения башкаласы – Люблянада

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтәм инистры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Словения башкаласы – Люблянада.Делегация килү белән, ТР сәнгать осталары концерты булган. 

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта ачыклык керткәнчә, чара «Гранд Юнион» кунакханәсенең концертлар залында үткән (Любляна). Концертның мәртәбәле кунаклары Словения Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Митя Бервар, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев булды.

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты мең ярымнан артык тамашачы җыйган иде. Концерт башланыр алдыннан кунакларгаТатарстанның танылган икътисади проектлары, шулай ук төбәкнең спорттагы һәм мәдәнияттәге казанышлары чагылдырылган документаль фильм күрсәтелде.

Тамашачылар ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чыгышын карады, шулай ук биредә татар һәм рус телендәне җырлар яңгырады. Люблянада сәнгать осталары концертында "Голос" проектында призлы урын алган Эльмира Кәлимуллина да катнашты. Кунаклар курай моңын ишетте, татар халкының мәдәни, музыкаль традицияләре белән таныша алды. 

Концерт барышында борынгы Болгар шәһәренә багышланган документаль фильм да күрсәтелде (2014 елда Болгар  бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International