2014 елның IT-Чемпионнары исемлеге билгеле булды

2014 елның 12 декабре, җомга

2014 елның 10 декабрендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы тәмамланды.

Этап нәтиҗәләре буенча 153 укучы “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче булып табылды. Алар ноутбук белән бүләкләнәчәк.

Шулай ук бәйге нәтиҗәләре буенча балаларның актив катнашуы өчен интерактив җиһаз белән Татарстанның 51 мәктәбе бүләкләнәчәк. Ә республикакүләмендә 3 иң актив мәктәп шулай ук мобиль класслар белән җиһазланачак. Алар: Теләче районының Лесной авылы мәктәбе, Тукай районының Бурда мәктәбе һәм Арча районының Яңа Кишит авылы мәктәбе.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2014 елның 23 декабрендә ИТ-паркта узачак.

Жиңүчеләр исемлеге “ТР электрон мәгариф” системасында танышып була.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International