РФ финанслар министрына “Иннополис” һәм “Мәктәп картасы” проектларын тәкъдим иттеләр

2014 елның 12 декабре, җомга

2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы ситуацияне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия финанс министры Антон Силуанов катнашты.

Коллегия утырышындаТатарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елның йомгаклары буенча республика территориясеннән 752 млрд. сум күләмендә керем җыю көтелә. Бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр 403 млрд. сум керәчәк, шул исәптән бу суммадан 57%ы – федераль бюджетка, ә 43%ы - Татарстанның берләштерелгән бюджетына.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика салым түләүләре буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора, без – регион-донор. «Икътисадтагы катлаулы хәлләргә карамастан, без барлык йөкләмәләрне дә үтибез, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру буенча максат итеп куелган күрсәткечләргә ирештек», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, 2015 елда икътисадтагы вазгыять шулай ук гади генә булмаячак, һәм нинди шартларда эшләвебезне аңларга кирәк. «Нәтиҗәсез чыгымнарны бетерергә һәм акчалардан файдалану нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк», - дип таләп итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук әзерләнелә торган яңалыкларны да искә төшерде, шулардан - физик затлар мөлкәтенә салым исәпләүнең яңа тәртибе. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Хөкүмәте, муниципалитетлар халык арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш, дип саный ул.

Корстонда узган коллегия кысаларында Татарстанның мөһим проектлары күргәзмәсе дә оештырылган иде. Аның кысаларында ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Антон Силуановка “Иннополис” һәм “Мәктәп картасы” проектлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International