Бүген Татарстанның IT паркында теле- радиотапшыру һәм ТРда цифрлы технологияләргә күчү республика комиссиясенең утырышы уздырылды. Утырышны ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә мининстры Роман Шәйхетдинов алып барды.
РТда “Россия Федерациясендә 2009-2015 елларда телерадиотапшыру үсеше” федераль үзәк прпограммасы хакында “РТ РТҮ” Россия телевидение һәм радио тапшыру челтәре директоры Владимир Якипов әлеге программаны гамәлгә ашыру, 2015 елга булган планнар белән таныштырды. Аның сүзләренчә, программаны тормышка ашыруның инде 4 нче этабы төгәлләнгән һәм хәзерге вакытта 5 нче һәм 6 нчы этаплары буенча эш алып барыла, әлеге этапларда цифрлы телевидениедән кулланырга мөмкинлек бирәчәк яңа 25 объект сафка басачак.
Роман Шәйхетдинов исә программаны киләсе елның җәенә, төгәлрәге, Республика көненә төгәлләүне максат итеп куярга өндәде. “Программаны тормышка ашыруны кимендә Республика көненә тәмамларга кирәк. Сентябрь аенда узачак сәяси вакыйгаларны да исәпкә алсак, бу икеләтә дөрес булачак”, - диде ул.
Әлеге программа РФ Хөкүмәте тарафыннан 2009 елның декабрь аенда имзаланган иде. Аның кысаларында Россиядә цифрлы телеканалларның (мультиплексларның) 2 пакетын файдаланырга мөмкин булачак: беренчесенә барлык тамашачыларга да карау мөмкинлеге булган 10 бөтенроссия телеканаллары, икенчесенә исә 10 популяр коммерцияле телеканал керәчәк. Киләчәктә мультиплексларның саны артырга да мөмкин.
“Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов республикада цифрлы телевидение үсеше концепциясе хакында сүз алып барды һәм “Татмедиа” канаты астында муниципаль берәмлекләр территорияләрендә эшчәнлек алып барган 20 каналның, цифрлы телевидениегә күчкән очракта, кыенлыклар кичерәчәген ассызыклады. Чөнки яңа төзелгән мультиплекслар төбәк телевидениеләре өчен каралмаган. 2018 елга кадәр аналог телевидение эшен дәвам итә, әмма аннары ул да ябылачак.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов исә, төбәкләрдәге телевидениене саклап калу өчен, ТРдагы законнарны үзгәртү мөмкинлеген кулланырга тәкъдим итте. Аның фикерен министр Роман Шәйхетдинов та хуплады.
ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко исә, РТда гадәттән тыш хәл булган очракта, халыкны мәгълүмат белән тулысынча тәэмин итү өчен мөмкинлекләр юк, дип кисәтә. Бу, беренче чиратта, техник сәбәпләргә барып тоташа.
“Татарстанда 115 милләт вәкиле яши. Ник алар үзләренең төбәкләрендә булган вакыйгалар, проблемалар белән танышып бару хокукыннан мәхрүм калырга тиеш ди? Төбәкләрдәге телеканаллар федераль телекаллар белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Кешеләрне федераль яңалыклар бик аз кызыксындыра, аларга үз төбәкләрендә, республикасында булган вакыйгалар мөһим”, - диде Роман Шәйхетдинов “Татар-информ” журналистына һәм, төбәкләрдәге телеканалларны саклап калу өчен, ТР Дәүләт Советы РФ парламентына закон инициативасы белән чыгуын сорап мөрәҗәгать итәчәкләрен хәбәр итте. Аның фикеренчә, төбәкләрдәге телевидение мәгълүмати функцияне генә үтәп калмый, ә сәяси вакыйгаларда да зур роль уйный.