Казан элемтә электр техникумы Ачык ишекләр көне үткәрә

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Бу атна шимбәсендә, 13 декабрь көнне сәгать 11дә, Казан элемтә электр техникумында Ачык ишекләр көне уздыра.

Аның кысаларында абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре техникум җитәкчеләре белән очрашып, белгечләр әзерләү юнәлешләре белән таныша, әзерлек курслары эше хакында мәгълүмат ала һәм 2015 елда укуга кабул итү үзенчәлекләре белән таныша ала.

Сорауларны ket@tehsv.kazan.ru электрон почтасына җибәрергә яисә кабул итү комиссиясенә 272-12-03 телефон номеры буенча алдан биреп була. Техникум исә Казанның Совет районында Галиев урамы, 3а адресы буенча урнашкан, очрашу актлар залында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International