2014 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгында коррупциягә каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта ТР мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бүлеге җитәкчесе Артем Климин электрон формада дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру мөмкинлекләре турында сөйләде. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының дәүләт заказы бүлеге җитәкчесе Алла Галимуллина дәүләт заказын урнаштыру тәртибе турында сөйләде.