Татарстан студентларын Иннополис шәһәренә чакыралар

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР яшьләре белән очрашу нәтиҗәсендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгына “Иннополис” проектын яшьләргә һәм студентларга тәкъдим итәргә боерык бирде.

Боерыкны үтәү кысаларында ТР мәгълүамтлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров социаль мәгариф академиясе укытучылары һәм студенларына “Иннополис – Россиянең булачак ИТ-шәһәре” презентация белән чыгыш ясады. Ә 11 декабрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казан дәүләт энергетика университеты студентлары белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International