8 декабрь Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарага әзерләнү буенча ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров җитәкчелегендә эш группасы утырышы узды.
Төп тема – Җиңүнең юбилеена багышланган чаралар исемлеген туплау. Эш группасы 20 декабрьгә кадәр чаралар исемлеген билгеләргә тиеш.