Татьяна Камалетдинова Татарстанда IT-класслар булдыру турында «Ведомости» газетасы оештырган түгәрәк өстәлдә сөйләде

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә  "Ведомости" газетасы оештырган түгәрәк өстәлдә Россиядәгә ИТ-мәгариф киләчәге турында сөйләштеләр.

Илдәге мөһим проблемаларның берсе – инженер-техник кадрлар җитмәве, бу, беренче чиратта, мәгълүмати технологияләр һәм программалаштыру өлкәсенә кагыла.

Дискуссиядә РФ регионнарының мәгариф министрлыклары вәкилләре, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы вәкилләре, укытучылар катнашты.

Татарстаннан чарада “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнашты. Ул әлеге уку елында Татарстан 38 ИТ-класс ачылу һәм укытучыларның элеге өлкәдә квалификациясен арттыру эшләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International