ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә “Минем шәһәр – минем талант” күргәзмәсендә ИТ-проектлар тәкъдим ителде

2014 елның 5 декабре, җомга

Талантлар ачу халыкара форумы Татарстан Республикасы башкаласында 3-4 декабрьдә эшләде. Бу ачык фәнни-технологик мәйданчыкта талантларны үстерү белән шөгыльләнүче экспертлар, тикшеренүчеләр, остазлар, педагоглар һәм җитәкчеләр катнашты. Төп партнерлар арасында Татарстан Республикасы компанияләренең, предприятиеләренең, оешмаларының, инновацион проектларының кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Форум программасында пленар сессиядән тыш, проект студияләре, «Татарстан Республикасында талантларга идарәнең юл картасы («2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантларга идарә стратегиясе» дәүләт программасы проекты нигезендә) стратегик сессиясен уздыру планлаштырыла. Форумның махсус күчмә сессиясе өметле яшьләрне кадрлар агымына җәлеп итү өчен әзер торган әйдәүче компанияләребез мәданчыкларында узачак.

Форум кысаларында «Минем шәһәр – Минем талант» күргәзмәсе тәкъдим телде. Күргәзмәд ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә 10 ИТ-проект тәкъдим ителде.

3 декабрь күргәзмәне ТР Президенты  Рөстәм Миңнеханов та карап чыкты, аннары форумның пленар утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International