Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР муниципаль район җиткәчеләре идарә итү компетенциясен арттыруга юнәлгән мәгариф программасын тормышка ашыра.
Кичә ИТ-паркта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбәракшин ТР социаль өлкәдә мәгълүматлаштыру проектлары турында сөйләде. Киңәшмәдә Арча, Зәй, Сарман, Кукмара, Балтач һәм башка район вәкилләре катнашты.