Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Иннополисны шәһәргә күчерү турында закон кабул иттеләр

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында “Югары Ослан районының Иннополис бистәсен үзгәртеп төзү, аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм Югары Ослан муниципаль районының Введенье бистәсе авыл җирлеген үзгәртеп төзү, шулай ук “Югары Ослан муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР закон проекты каралды.

Иннополис — федераль әһәмиятле масштаблы инфраструктуралы проект, ул югары һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә махсуслаша.

Иннополис бистәсен үзгәртеп төзү һәм аңа шәһәр статусын бирү муниципаль һәм төбәк бюджетларына салым җыемнарын үстерүне тәэмин итәчәк, күрше торак пунктларда яшәүчеләр өчен өстәмә файда китерәчәк.

Проектны тормышка ашыру республиканың киләчәктәге үсешенә сыйфатлы этәргеч була, 200 меңнән артык эш урыны булдыра, IT нең төбәктән китүен киметә, яңа IT- компанияләрнең әлеге төбәккә килүенә этәргеч бирәчәк.

Закон поекты беренче укылышта кабул итү нәтиҗәсендә, Иннополис бистәсе шәһәр статусын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International