Кичә Татарстанга Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге делегация килде.
ИT-паркта Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов технопаркның үзе турында, республика IT-тармагын тулаем үстерү турында сөйләде. Делегация әгъзалары бизнес-инкубаторда булдылар, анда аларга кайбер перспектив проектларны тәкъдир иттеләр, дата-үзәк, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы, «Электрон Татарстан» һәм «Халык контроле» системалары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов республика икътисадый потенциалын тәкъдир итте, Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов яңа төзелеп килүче Иннополис шәһәре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион потенциалы турында мәгълүмат бирде. «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин электрон рәвештәге дәүләт хезмәт күрсәтүләре өчен инфраструктура тәэмин итү буенча компания мөмкинлекләре турында хәбәр итте.