Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов икъдисат, идарә һәм хокук Институты студентлары һәм укытучылры арасында чыгыш ясады. Ул яңа ИТ-шәһәр – Иннополис, шулай ук Иннополис Университеты укыту программалары турында сөйләде.
Иннополис проекты инфраструктурасы 4 төп өлештән тора: эш (технопарклар, эш үзәкләре), мәгариф (Ит-университет), яшәү инфраструктурасы (күпфатирлы өйләр) һәм социаль (мәктәп, балалар бакчасы, спорт комплекты, медицина үзәге, гостиница).
Иннополис Университетытының 2014-2015 уку елына магистр программасына яңа төркемгә 24 кеше сайлап алынган. Киләчәктә “Робототехника” юнәлеше буенча магистр программасын ачу планлаштырыла.
2014 елда Иннополис Университеты Сингапур милли Университеты, Амстердам Университетты, Корея фәнни-техник институт, Милан сәяси институты белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде.