Ай дәвамында “Халык инспекторы” системасына 100-дән артык белдерү кәгазе килгән

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

“Халык инспекторы” мобиль приложениесы эшли башлаганнан бирле системага 319 белдерү кәгазе килгән. Шуларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча килгән 98-е модерация үткән һәм ТР буенча ЮХИДИ бүлегенә юлланган.


Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы торышын яхшыртуга юнәлтелгән “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы 10-нчы октябрьдә башланып китте. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы проектның заказчигы булып тора, “Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар предприятиесе – системаның операторы.

Махсус моблиь приложение ярдәмендә татарстанлылар юл йөрү һәм төзекләндерү (парковка) кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшерә һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ-на җибәрә ала.

Приложениены авторизацияләү өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталының логин һәм пароле кулланыла. Мөрәҗәгатьне җибәргәннән соң, гаризаның каралу барышын тикшереп торырга мөмкин.

Бүгенге көндә укылмый торган дәүләт номерларына, фотоның сыйфаты начар булганнарга, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозуның урыннарының гомум планын билгеләмәгәннәргә кагылышлы берничә белдерү кәгазе генә модерация үтмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International