Казан ИТ-паркында компьютер класс ачылды

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Беренче булып яңа җиһаз мөмкинлекләрен Softline һәм Autodesk компанияләрендә сынап карадылар.

Компьютер класс ИТ-паркның икенче катында урнашкан. Әлеге бүлмәдә эшләр өчен кирәкле җиһаз урнаштырылган. Кызыклы мәгълүмат – компьютер класста систем блоклар юк. Уникаль җиһазлаштыру казан ИТ-паркының дата-үзәге белән турындан туры тоташтырылган. Әлеге чараның аналогы әлегә Татарстанда юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International