10 айда РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсендә дәүләт хезмәтләре порталы аша 6,5 меңләп гариза эшкәртелгән

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Быел 10 айда Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алуга 6 мең 439 гариза эшкәртелгән. 

Аларның 4 мең 901е чит ил паспорты, ә 1 мең 32се - паспорт һәм теркәү эше линиясе буенча.  2010 елның 1 апреленнән Россия Федераль миграция хезмәтенең территориаль органнары гражданнарның Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә электрон рәвештә бирелгән гаризаларын кабул итә һәм эшкәртә.

Бүгенге көндә Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе электрон рәвештә түбәндәге хезмәтләрне күрсәтә: яңа һәм иске үрнәктәге чит ил паспортын рәсмиләштерү, РФ гражданины эчке паспортын бирү/алмаштыру һәм исәпкә кую; адрес-белешмә мәгълүматын тәкъдим итү; РФ гражданнарын килү урыны һәм РФ чикләрендә яшәү урыны буенча теркәү исәбе; РФ территориясенә керүгә рөхсәт бирү.

Портал эшли башлаган көннән, 2010 елның 1 апреленнән, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен алуга карата 15 меңнән артык гариза бирелгән. Гражданнар дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә алу белән торган саен күбрәк кызыксына. 2010 елда 952 гариза бирелгән, 2011дә - 1690, 2012 елда - 3593, 2013тә 6186.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International