Иннополис Университеты Татарстанның 38 мәктәп укытучыларына “ИТ-ласс” программасы кысаларында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә укыту үткәрә.
2-10 ноябрь көннәрендә “Байтик” компьтер лагерендә квалификация арттыру мәктәбе үткәрелде. Әлеге укытудан соң укытучылар Иннополис Университеты төзегән робототехника курсы буенча үз мәктәпләрендә укыта алачак.